Альберт Хәбибуллин: «Мотоцикл - иң куркыныч транспорт төре»
Районда соңгы 10 көндә 2 үлем очрагы теркәлгән. Шуңа бәйле рәвештә администрациядә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча комиссиянең планнан тыш җыелышы булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Альберт Хәбибуллин авыл җирлекләре башлыкларына юллардагы хәлләрне күзәтергә, аеруча да руль артындагы балигъ булмаганнарга игътибар итәргә кушты.
Балаларның мотоциклда йөргәнен күрсәгез, алар артыннан кумагыз. Фотога төшерегез, аларны юл хәрәкәте иминлеге буенча эшче төркемгә җибәрегез, аларны барысы да күрсеннәр. Полициягә хәбәр итегез, - дип йөкләмә бирде Альберт Валерьевич.
Бу юлы утырыш эмоциональ Андп мотоциклда куып йөррегәш яратучы14 яшьлек малайның әнисе чакырылган иде. Альберт Хәбибуллин бер тапкыр ата-аналарына кисәтү ясаган инде, әмма аларның улы әлегәчә руль артында, ул Питрәч буенча машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөри.
Аңа әле йөртү өчен хокук бирмиләр, - дип акланырга тырышты малайның әнисе.
Аңа әле мотоцикл йөртергә ярамый, шуңа хокук бирмиләр дә инде. Мәктәпне тәмамласын, шул чакта руль артына утырыр. Әлегә бу мотоциклны сатып җибзәрегез яки металлаломга тапшырыгыз. Мотоцикл - иң куркыныч транспорт төре. Шлем баш сөяген генә саклый. Көтелмәгән бер очраклы булса да, балагыз муенын сындырырга мөмкин бит, - диде Альберт Хәбибуллин.
Ул әти-әнисенә улын мотоциклда тагын бер тапкыр күрсәләр, аңа балигъ булмаганнар эшләре буенча учетка кую яный, дип кисәтте.
Альберт Валерьевич шулай ук җаваплы затларга юлларның көзге-кышкы чорга әзерлеген тикшерергә кушты. «Царево» торак комплексында – йөк автомобильләренә «машина кую тыела» билгесен куярга, Көектә – мәктәп җәяүлеләр маршрутын яңадан карау, шулай ук кеше үлеменә китепгән аварияләр булган юл территорияләренә анализ ясарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа