Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Ата-аналарга балаларны мәктәпкә кадәр озатырга киңәш итәләр

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы Динар Сабиров укучыларның әти-әниләре белән очрашты. Төп тема - юлларда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Балалар - юл хәрәкәтенең иң яклаучысыз катнашучылары. Кечкенә җәяүлеләрне кагыйдәләр белән таныштыру мөһим.

Без балаларны юл йөрү кагыйдәләренә даими өйрәтәбез. Барлык сыйныф җитәкчеләренең дә юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча планы бар, анда уку елына чаралар планлаштырылган. Даими рәвештә тематик әңгәмәләр, уен дәресләре, КВНнар, сыйныф сәгатьләре үткәрәбез, - дип сөйләде җирле мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рузилә Нурисламова.

Юлларда балаларның куркынычсызлыгы өчен олылар: ата-аналар, укытучылар, ЮХИДИ инспекторлары җавап бирә.

Балалар белән юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында даими сөйләшергә кирәк. Мөмкин булганча, аларны мәктәпкә кадәр озатыгыз. Юллардагы куркыныч участокларга игътибар итегез, юл аркылы чыгу кагыйдәләрен, светофор сигналларын катгый үтәргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте әти-әниләргә юл-патруль хезмәте инспекторы Павел Кашин.

Очрашу ахырында барысын да үз балаларына дөрес үрнәк күрсәтергә чакырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД

2
X