Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Биш питрәчлене машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм штраф салганнар

16 һәм 17 августта Питрәч район судында 10 эш каралды, шуларның бишесе буенча шундый карар чыгарылды.

Исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен А.Ф.Гыйләҗев, А.Р.Гайнетдинов, И.С.Ельмикеев  РФ КоАП 12.8 статьясынының 1 часте буенча  1 ел 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде һәм  30 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Д.Ф.Петровка һәм А.Т.Сәйфетдиновка РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте  буенча шундый ук җәза билгеләнде.
Тагын дүрт эш буенча утырышлар кичектерелгән, берсенең эшен яшәү урыны буенча карау өчен җибәргәннәр.
ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, К.Р.Мөхәммәтшин транспорт чарасы белән идарә итүгә хокукы булмаган килеш машина йөрткән өчен  унбер  тәүлеккә кулга алынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД