Богородск халкы җәяүлеләр кичүе алдына тизлек чикләгечләр куярга тели
«Радуга», «Ветерок», «Зеленый дол» һәм «Промсвязьмонтаж» бакчачылык ширкәтләре дачниклары Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәмис Аллямов белән очраштылар.
16 сентябрьдә машина йөртүче җәяүлеләр кичүе аркылы юл аша чыгып баручы парны бәрдерә. Алынган җәрәхәтләрдән икесе дә урында ук һәлак була. Бу фаҗига турында М-7 трассасының 833 нче километрында Богородск авылы янында булган авария урынында фикер алыштылар. Якында гына бакча ширкәтләре урнашкан.
Халык әйтүенчә, гаилә парының якында гына дача участогы булган. Икесе дә яхшы күршеләр иде, балаларны сыйлап кына тордылар. Аларны һәркем ярата иде. Авария булган көнне алар автобус тукталышы яныннан юл аркылы чыгалар.
Бу фаҗига барыбызны шок хәлендә калдырды. Ел саен юлның бу өлешендә үлемгә китергән аварияләр була. Трассаның икенче ягында кибет, күл, тукталыш бар. Телисеңме, теләмисеңме, юл аркылы шушы урыннан чыгарга туры килә. Олылар гына түгел, балалар да шуннан чыга. Без җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлек режимын чикләргә һәм светофор урнаштырырга телибез, - дип сорады «Промсвязьмонтаж» штаб идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Николаев.
Халык билгеләп үткәнчә, участокта элек тизлекне чикләү билгеләре булган – сәгатенә 70 километр, җәяүлеләр кичүе алдыннан сәгатенә 50 километр. Юлны ремонтлаганнан соң җәяүлеләр кичүе янындагы билге алынган. – Бу бик зур тизлек. Әгәр билге 70 булса, машина йөртүче сәгатенә 90 километр тизлек белән йөрергә хокуклы. Шуңа күрә тизлекне киметергә кирәк. Билгеләр генә түгел, камера да куярга кирәк, – диде бер кеше.
Бакчачылар юл өстеннән җәяүлеләр кичү юлы ясау вариантын карамый. Беренчедән, алар дәүләт программасына эләгүләренә шикләнәләр – моннан кешеләр аз йөри. Икенчедән, олы яшьтәге арба тартып йөрүче бакчачылар баскычлардан күтәрелә алмаячак.
ЮХИДИ башлыгы Рәмис Аллямов авария куркынычы булган участок белән мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.
Без шулай ук сәгатенә 50 километр чикләү билгесе һәм светофор кую вариантын карадык. Әлеге мәсьәлә турында югарыдагы җитәкчелек белән сөйләшергә туры киләчәк. Юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакырабыз. Машина йөртүчеләр җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә тиеш, һәм җәяүлеләр, үз чиратында, юл аркылы махсус билгеләнгән урыннарда гына чыгарга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлардан файдалануыгызны сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте Рәмис Аллямов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа