Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Бәрдергән һәм юлда үләргә ташлап калдырган

Питрәчтә япь-яшь хатын-кызны, ике бала анасын, укытучыны юлда машина бәрдереп үтерү турындагы коточкыч хәбәр һәркемне тетрәндерде. Бу фаҗига Комсомольская урамында, кич белән караңгы вакытта килеп чыга. Машина йөртүче вакыйга урыныннан качып китә. Очраклы үтеп баручы бу урынга килеп чыкканда зыян күрүче инде исән булмый.

- Хәбәр килгәннән соң, фаҗига урынына тикшерү-оператив төркеме килде, - ди Питрәч районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Азат Хәбибрахманов. - Питрәч юлларында урнаштырылган видеокүзәтү язмаларын карадык һәм ВАЗ-2110 машинасын ачыкладык.
Соңрак ул машина табыла. Ә аның хуҗасы машинасын район үзәгендә ташлап качкан булып чыга. Салонда оперативниклар ир-ат баш киеме, башланган бер шешә сыра, машина ачыкычы табып алалар.
- Автомобильгә зыян килгәнлеге ачыкланды, - дип дәвам итте сүзен Азат Хәбибрахманов. - Һәлакәт урынында калган кыйпылчыклар әлеге автомобильнеке булып чыкты. Машинаның алгы тәрәзәсе ватылган иде.
Әлеге машинаның нәкъ менә шул кеше бәрдергән машина булуында шик калмый. Номерлар буенча машинаның хуҗасы билгеләнә. Ул - Лаеш районында яшәүче, машина йөртүченең әтисе булып чыга. Аның улы 2 елга якын Питрәчтә яши, аның машина йөртү таныклыгы бар, нарколог һәм психиатрда учетта тормый. Беренче көнне егетне өйдәшендә дә, әти-әнисе өендә дә тапмыйлар. Икенче көнне ул бүлеккә килеп гаебен таный.
- Ул үз гаебен таныды, юлдагы кешене күрмәве турында әйтте. Хатын-кыз машина йөртүче өчен каршы булган юл кырыеннан барган (бу урамда тротуар юк).
Гаепләнүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтми. Бәлки, хатын-кыз исән дә калган булыр иде. Бу хәлләр машина йөртүченең җинаять җәзасын да йомшартыр иде. Тик бу ялгышны инде төзәтеп булмый. Әлегә гаепләнүче тикшерү вакытында сак астында, - дип билгеләп үтте Азат Хәбибрахманов. – Шуны билгеләп үтәсем килә, агымдагы елның августыннан РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелде. Хәзер юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырып киткән өчен җәза исерек килеш руль артына утырган өчен җаваплылык белән тиңләнә. Шулай ук элек теләсә кайсы юл-транспорт һәлакәте уртача авырлыктагы җинаять категориясенә керсә, хәзер бу гамәл авыр җинаятьләр категориясенә керә. Машина йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылачак, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен аңа 5тән 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү куркынычы яный.


Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз, тизлекне арттырмагыз, бигрәк тә торак пунктларда. Кышкы чорга күчү сәбәпле, үз автомобилегезне һава шартларының үзгәрүенә алдан әзерләгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X