Бүген Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә
Бу дата яңа фаҗигаләрне булдырмас өчен, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итә
М7 трассасын “үлем юлы” дип атыйлар иде: ике полосалы тар гына шоссе буйлап илдә иң тыгыз транспорт агымы бара. Юлда фаҗигаләргә китерә торган сәбәпләр турында хокук саклау органнары ветераны Геннадий Полторабатько һәм Питрәч районы ЮХИДИ башлыгы Рәмис Аллямов сөйләде.
Авырлыгы тоннадан да артмаган, сәгатенә 50 километр тизлек белән генә барган иң кечкенә автомобильдән дә үлем куркынычы яный. Мондый “куркыныч” гел янәшәдә булгач, кешеләр аңа инде ияләшкән, шуңа күрә аннан сакланмыйлар. Ә бит кешеләр аюлар һөҗүменнән яки елан чагудан, машина белән бәйле сәбәпләргә караганда азрак үлә. Шулай да урманга барганда без елан чагу куркынычы булуны истә тотабыз, ә юлга чыкканда гап-гади юл йөрү кагыйдәләрен дә онытабыз.
Анализ ясау өчен бер очракны гына алыйк: 1995 елның җәендә Шәледән “восьмерка” машинасы белән Казанга өч өлкән яшьтәге хатын-кыз чыгып киткән, машина руле артында яшь егет. Колай белән 1 Май арасында егет бер машинаны узып китә, ләкин якынлашып килүче ЛАЗ автобусын күреп, маневрны төгәлләргә өлгермәвен аңлый һәм кинәт туктый. Асфальтта машина каплана һәм арткы өлеше белән автобус астына килеп керә. Ике хатынкыз урында ук, берсе хастаханәдә үлә. Машина йөртүченең тәнендә сыдырылган эз дә булмый хәтта, ләкин ул гаепле дип табыла һәм 6 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
– Бу очракта машина йөртүченең юлдагы хәлне бәяләргә тәҗрибәсе җитмәгән, – дип сөйли Геннадий Полторабатько, ул вакытта тикшерү бүлеге башлыгы булып эшләгән. – Узып китү – юлдагы маневрларның иң катлаулы һәм иң куркыныч төре. Шофер ашыккан. Кая ашыга? Үз гомереңне куркыныч астына куймас өчен, алдан җыенып, иртәрәк чыгып китүдән дә яхшысы юк. Әмма хәзер дә машина йөртүчеләр шундый ук хатаны кабатлыйлар: мин – законнарны үтим, тизлек режимын бозмыйм, әмма Питрәчтән Шигалигә таба барганда (трассада бөтен җирдә диярлек “узып китү тыелган” дигән тамгалар тора) мине 2-3 машина узып китә. Ә бит анда юл бик тар, туры гына түгел, начар күренә. Болай әйтүем өчен гафу итегез, әлбәттә, ләкин китерелгән мисалдагы кебек – алар бар да зиратка ашыгалар. Кызганыч, шунда барып җитәләр.
Анализ ясау өчен тагын бер очрак: 17 октябрь кичендә Царево янында “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, автомобиль кюветка очып төшә. 16 көн элек кенә машина йөртү таныклыгы алган шофер җитди җәрәхәтләр белән республика клиник хастаханәсенә озатыла. Алар көллияттә бергә укучы дусты белән Саба районына әтиәниләре янына кайтырга чыккан булалар, дусты Питрәч район үзәк хастаханәсендә вафат була.
– Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен аңлау, тикшерү, юл челтәрендәге җитешсезлекләрне ачыклау өчен мин үзем һәлакәт урынына бардым, – дип сөйли Питрәч районы ЮХИДИ башлыгы майор Аллямов. – Мин килгәндә, һәлакәтне күрүчеләр машина йөртүчене чыгаралар иде инде, пассажирны “ашыгыч ярдәм” каретасына салдылар. Тикшерү күрсәткәнчә, тизлекне чикләүче билгеләр бар, металл киртәләр куелган. Юл-транспорт һәлакәте тәҗрибәсезлек аркасында килеп чыккан, шофер тизлекне арттырган, идарәне югалткан һәм иптәшен үлемгә дучар иткән. Яшь кешеләр шундый мәгънәсез рәвештә һәлак булганда, мин һәрвакыт ничек шулай килеп чыккан соң дип уйланам? Моңа кем гаепле? Бабай оныгына автомобиль бүләк иткән. Ләкин ник бу автомобиль үлем коралына әйләнгән? Яшьләрне бу фаҗигадән саклап калу өчен олылар нәрсәне дөрес эшләми соң?
Соңгы елның төп бәласе – балигъ булмаганнарның ата-аналары бүләк иткән квадроциклларда, питбайкларда йөрүе. Бәхеткә, безнең районда үлем очраклары булмады, әмма тән җәрәхәтләре алган очраклар бар, ике очракта административ эш кузгатылды.
Анализ өчен тагын бер очрак: 1990 еллар уртасы. Кыш. 1 Май поселогына “Урал” фургоны эшчеләр китерә. Якында гына балалар таудан чана белән шуалар. Биш яшьләрдәге ике малай “Урал”ның арткы тәгәрмәчләре астына эләгә. Икесе дә һәлак була.
– Мин бу эшне тикшердем, – дип сөйли Геннадий Полторабатько. – Хокук саклау органнары да, суд та озак тикшерделәр – бу фаҗигале очракта машина йөртүченең гаебе бармы? Аны бер акладылар, бер аклау карарын гамәлдән чыгардылар. Нәтиҗәдә, аны барыбер гаепле дип таныдылар, чөнки ул балаларны күргән һәм аның чарасын алдан күрергә тиеш булган. Машина йөртүче, үзенең җаваплылык зонасы хәрәкәт курсы буенча алда гына түгел, ә барлык якларга да таралуын аңларга тиеш.
– Әлбәттә, мондый хәлләрдә закон күзлегеннән генә түгел, ә гомумән алганда, ата-аналар да, олылар да гаепле, алар бит балалар янына барып, аларны кисәтә ала, – диде Рәмис Аллямов. – Без мондый хәлләрне булдырмаска, балаларны юлда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтергә тырышабыз. ЮХИДИ хезмәткәрләре әңгәмә корырга балалар бакчаларына, мәктәпләргә бара, безгә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре бик булыша. Әмма ата-ана үрнәге балалар өчен зур әһәмияткә ия. Беркайчан да бала алдында юл аркылы кызыл утка чыгарга ярамый – чөнки ул сезнең арттан кабатлаячак. Автотранспортта барганда һәрвакыт куркынычсызлык каешларын эләктерегез һәм шулай ук балаларны да моңа өйрәтегез. Сез моны автоинспекция өчен түгел, ә үз куркынычсызлыгыгыз өчен эшлисез.
Анализ өчен тагын бер очрак: 19 августта төнге сәгать 2дә М7 трассасының 856 нчы километрында “Газель” йөк автомобиле йөртүчесе Казаннан Яр Чаллыга таба хәрәкәт иткәндә юл уртасында техника белән бер юнәлештә хәрәкәт итүче җәяүлене бәрдергән. Җәяүле исерек хәлдә була, алган җәрәхәтләрдән республика клиник хастаханәсендә үлә.
Рәмис Аллямов:
– Җәяүлене бәрдергәндә машина йөртүче һәрвакыт гаепле. Әмма без видеорегистраторның язмасын карадык: исерек җәяүле машина йөртүчегә бернинди мөмкинлек калдырмаган. Торак пунктлардан читтәге юлда яктылык кайтаргычы булмаган кеше кинәт пәйда була – бер секунд эчендә нәрсә дә булса эшләргә өлгерү мөмкин эш түгел. Шундый афоризм бар: “Руль артында исерек – җинаятьче!”, әмма исерек җәяүле дә үзе һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра. Юл – ул куркыныч урын, анда аек акыл кирәк, анда исерекләргә урын юк.
Әле кар яктылыгы да булмаган көзге караңгы чорда каршы яктан килүче машина фаралары шоферның күзенә яктырта, мондый вакытта машина йөртүчеләр һәм автоинспекторлар өчен зур мәшәкать тудыручылар – юл кырыйларыннан баручы яктылык кайтаргычлар такмаган җәяүлеләр, алар еш кына этләр һәм балалар коляскалары белән юлдан баралар. Йөреп кайту өчен куркынычсызрак урыннарны сайлагыз яки ахыр чиктә телефоныгызны яктыртып барыгыз. Агымдагы елның 10 аенда район юлларында 73 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 82 кеше җәрәхәтләнгән. 12 кеше һәлак булган (узган елның шушы чорында – 9).
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа