Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Бүген Бөтендөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Район юлларында быел дүрт кешенең гомере өзелде

Без барыбыз да юлда йөрибез, фаҗигале аварияләр турында ишетәбез, кайвакыт ирексездән аларның шаһитләре дә булабыз. Кайберәүләр бу өлкәдә эшли, алар башкалардан күбрәк белә һәм күрә.

Илшат Мәхмүтов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең 126 нчы янгын-коткару бүлеге башлыгы

– Безнең хезмәткәрләр юлтранспорт һәлакәтләре урыннарында зыян күрүчеләрне коткару эшләре алып баралар. Гади генә итеп әйткәндә, без кысылып калган кешеләрне машина кабинасыннан чыгарабыз. Кешенең хәлен тагын да начарайтмас, аның сәламәтлегенә зур зыян китермәс өчен, моны бик сак эшләргә кирәк. Шуңа күрә шаһитләргә шоферны яки пассажирларны үзләренә алырга киңәш ителми, бер саксыз хәрәкәт үлемгә китерергә мөмкин. Коткаручыларны һәм табибларны көтеп тору яхшырак. Быел бездә шундый 13 чакыру булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында мин 15 елдан артык эшлим. Әлбәттә, бу еллар эчендә үлүчеләрне дә күрергә туры килде. Кайвакыт кешене коткарасың, аны ашыгыч ярдәм машинасына тапшырасың, ул хастаханәгә барып җиткәнче үлә. Авыр зыян күрүчеләр йә аңсыз хәлдә, йә шок хәлендә була. Моны күрү авыр, бигрәк тә корбаннар арасында балалар булганда.

Роман Закалов, Дәүләт автоинспекциясенең безнең район бүлегенең өлкән инспекторы

– 2015 елда Дәүләт автоинспекциясенә эшкә урнаштым, шуннан бирле юл-транспорт һәлакәтләренә чыгам. Фаҗигале очракларны авыр кичерәм. Барысы да күңелдә кала. Якыннарынюгалткан кешеләр белән бергә кайгырасың. Корбаннарның әтиәниләре, хатыннары һәм ирләре белән аралашам, аларны тынычландырырга, читкә алып китәргә, канга баткан гәүдәләрен күрсәтмәскә тырышам. Иң куркынычы – балалар үлеме. Бу җәйдә М-7 трассасында 14 яшьлек кызның гомере өзелде. Ул вакытта минем смена түгел иде, әмма булган хәл турында белешмәне өйрәнү дә миңа бик авыр булды. Ул машинада әти-әнисе белән барган. Машина юл кырыенда туктаган, әти-әнисе машинадан чыккан, ә бала салонда калган. Һәм шунда, әнисе һәм әтисе күз алдында, җиңел машинага фура килеп бәрелә. Берничә секунд эчендә аларның балаларының гомере өзелә. Кайвакыт вафат булган кешеләрнең телефоны шалтырый, без трубканы алабыз һәм булган хәл турында хәбәр итәбез. Сөйләшкәндә бу турыда турыдантуры әйтмим. Чөнки фаҗигале хәбәрне кешенең йөрәге күтәрә алмаска, яки туганнарында истерика башланырга мөмкин. Кайвакыт юл-транспорт һәлакәтендә корбаннар үзләре гаепле була. Әмма еш кына шофер үз полосасы буенча рөхсәт ителгән тизлек белән бара, кагыйдәләрне бозмый, әмма кинәт каршыга җиңел машинадан күпкә зуррак транспорт чарасы килеп чыга. Нәтиҗәдә, бер гаепсез кешенең гомере өзелә. Юл-транспорт һәлакәтләрен киметү өчен, без күп кенә профилактик чаралар үткәрәбез, әмма бу, нигездә, шоферларның үзләренә, аларның саклыгына һәм игътибарлылыгына бәйле.

Рамил Шәйхетдинов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе секретаре

– Питрәч районы территориясендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия эшли. Безнең алда юлларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санын киметү максаты тора. Агымдагы елда без юл хәрәкәте иминлеге буенча җиде утырыш үткәрдек, шуларның икесе – Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе вәкилләре, республика һәм федераль юлларны баланста тотучылар катнашында киңәйтелгән форматта үтте. Утырышлар вакытында район ведомстволарына бурычлар куябыз. Мәсәлән, җәяүлеләр куркынычсызлыгы өчен Ленино-Кокушкино, Шәле, Иске һәм Яңа Шигали, Питрәч авылларында тротуарлар салынды. Шулай ук балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча эш алып барыла. Яңа уку елы башланыр алдыннан барлык мәктәп автобусларының техник торышын, шул исәптән «ГЛОНАСС-112» системасының эшчәнлеген, кирәкле документларның булуын тикшерәбез. Районда яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары актив эшли, аларда катнашучылар саны елдан-ел арта. Алар конкурсларда һәм чараларда актив катнашалар, призлы урыннар алалар.

Инесса Егорова, шофер

– Мин инде 20 ел руль артында, көненә якынча 150 километр юл үтәм. Шул еллар эчендә бер тапкыр да юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәдем. Рульдә чакта игътибарымны читкә юнәлтмәскә, йокым килсә руль артына утырмаска тырышам, башка шоферлар белән куркынычсыз араны саклыйм. Еш кына күпләрнең ашыгып, алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыгуларын, шулай ук поворотникларны кабызырга онытуларын күрәм. Җәяүлеләр дә кайвакыт үзләрен саксыз тоталар, бигрәк тә мәктәп укучылары юл аркылы чыкканда игътибарсыз, як-якларына карамыйлар, юл аркылы йөгереп чыгалар. Атнага бер тапкыр, ә кайвакыт ешрак та, авария булган урыннар аша үтәргә туры килә: анда кешеләр күпләп җыела, ашыгыч ярдәм машинасын, бәрелешкән машиналарны күрәм. Туктамыйм. Беренчедән, анда миннән башка да кешеләр күп, икенчедән, мин коточкыч хәл – үлгән кешеләрне күрүдән куркам. Ел ярым элек Ленино-Кокушкино авыл җирлегеннән яшьләр юлтранспорт һәлакәтендә һәлак булды, аларның берсе мин яши торган Олы Бутыркадан иде. Юлда көтмәгәндә таныш кешеләрнең гомерләре өзелсә, булган хәлне үз кайгың итеп кабул итәсең.

2023 елның 10 аенда район территориясендә 59 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 73 кеше зыян күргән, дүртесе һәлак булган, шуларның берсе бала. Узган елның шул чорында 60 авария теркәлгән, аларда 13 кешенең гомере өзелгән, тагын 69 кеше җәрәхәтләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД