Яшь питрәчле республика конкурсында җиңүче булды
Бүләкләү Казан шәһәрендә узды.
Россия көне алдыннан Казанда «Балалар илне рәсемгә төшерәләр» республика конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурста 10 меңнән артык укучы катнашты, аларның эшләрен рәссамнар, журналистлар, педагоглар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре составындагы эксперт советы бәяләде.
Номинацияләрнең берсе юл иминлегенә багышланды. Конкурсантлар тарафыннан 80нән артык эш тәкъдим ителгән. Әлеге «Без куркынычсыз юллар өчен!» номинациясендә Питрәч районыннан Глеб Башкиров җиңде.
Бүләкләрне ТР буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры урынбасары Светлана Бикчәнтәева тапшырды.
Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
«Татарстан Дәүләт автоинспекциясе» Telegram-каналы материаллары буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа