Июнь башыннан Питрәч районында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Бу хакта ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
Июнь башыннан районда зыян күрүчеләр белән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Беренче юл-транспорт һәлакәте 5 июньдә Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында була, анда велосипедчы, Иске Шигали мәктәбенең өченче сыйныф укучысы зыян күрә. Малай велосипедта юлга чыга, аны Фольксваген машинасы бәрдерә. Малай республика клиник хастаханәсенә озатыла. Икенче көнне тагын юл-транспорт һәлакәте була, анда бәрелешкән ике машинаның да шоферлары зыян күрә.
13 июньдә исә автомобиль йөртүче җәяүлегә юл бирми һәм аны бәрдерә.
Агымдагы елның биш аенда Питрәч районы территориясендә 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 5се – балалар катнашында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа