Ике питрәчле исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия бирде.
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән Баранов Вячеслав Сергеевич һәм Егоров Николай Андреевич РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр - транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгәннәр.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа