Ике питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия бирде.
23 августта Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән Рәҗәпов Илнар Илдар улы РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде - транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән.
Бу көнне җәмәгать судьясы тарафыннан барлыгы шундый 2 эш каралды. Суд утырышына килмәгән А.А. Якушев РФ КоАП 12.8 статьясының 1 часте буенча - исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен идарә хокукыннан мәхрүм ителде.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа