Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Исерек килеш руль артына утырган питрәчлегә 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән

Элек ир-ат медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Район прокуратурасы Көек авылында яшәүче 33 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ул автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән. Шулай ук элек медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Район прокуроры юстициянең өлкән киңәшчесе Фәнис Шәйхаттаров бу турыда тулырак сөйләде.

– 2023 елның октябрендә хөкем ителүче РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 часте буенча административ җаваплылыкка тартылган. Ул 30 мең сум күләмендә административ штрафка тартылган, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 ел 6 айга мәхрүм ителгән. Әмма 2024 елның 5 февралендә гаепләнүче алкоголь продукциясе кулланган һәм аренда килешүе буенча файдалануга алган автомобиль руле артына утырган, двигательне кабызган һәм ихтыяҗ булмый торып, хәрәкәт итә башлаган.  Гаепләнүчене М-7 автомобиль юлында юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан, аларда аның аек булуында шик туган. Машина йөртүчегә алкоголь исереклеге торышына тикшерү узарга тәкъдим итәләр, ул баш тарта. Ир-ат үз гаебен тулысынча таный. Суд ир-атны ике елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 200 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем итте, – дип сөйләде Фәнис Ринатович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД