Исерек килеш транспорт белән идарә иткән питрәчлеләрне хөкем иттеләр
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы кагыйдә бозучылар турында мәгълүмат бирде.
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Набиуллин Г.Г., Дудкин В.И., Ясинский Е.В. исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәннәре өчен РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылдылар.
Питрәчлеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,6 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа