Исерек килеш транспорт белән идарә иткән питрәчлене хөкем иттеләр
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы тәртип бозучы турында хәбәр итте.
Җәмәгать судьясы карары белән Александров С.А. КоАП 12.26 статьясының 1 частенда каралган хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, шулай ук ул 1,7 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа