Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән кечкенә питрәчлеләрне балалар бакчасында ук таныштыра башлыйлар

Юлларда фаҗигаләрне киметү һәм иң яхшысы аларны бөтенләй булдырмау өчен

Питрәчнең "Айгөл" балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен махсус уен элементлары бар: светофор, җәяүлеләр кичүе, юл билгеләре. Атнага бер тапкыр балалар өчен импровизацияләнгән шәһәр төзиләр, аның юллары буенча балалар «йөри».

- Дәрес барышында балалар төрле очракларга юлыгалар. Мәсәлән, әни кеше телефоннан сөйләшә һәм баласы белән светофорның кызыл сигналына бара. Велосипедчы машиналар йөрү өлешенә чыга. Без, моны эшләргә ярамый, дип искә төшерәбез. Уен мәйданчыгында төрле хәлләр килеп чыга: туп машина астына тәгәрәп керә, балалар моны күреп алалар һәм тупны алып бирүләрен сорап, олыларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтәләр, чөнки машина кузгалып китәргә мөмкин. Машина кую урынында балалар машина артына яшеренәләр, бу да бик куркыныч. Шул рәвешле без барлык сценарийларны да өйрәнәбез, шулай итеп юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар хәтеренә кереп калсын дип тырышабыз, – дип җентекләп аңлатты өлкән тәрбияче Ания Хәбибуллина.

Балалар бакчасына район дәүләт автоинспекциясе вәкилләре чакырылды. Алар балалар белән аралашты, дәресне күзәттеләр, белемнәре өчен мактадылар, яктылык кайтаргыч элементлар һәм белешмәлекләр бүләк иттеләр. Бу якшәмбедә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу кайгылы көн алдыннан күп кенә мәгариф учреждениеләрендә мондый чаралар уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД