Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

«Казан-Шәмәрдән» автомобиль юлында төзекләндерү эшләре дәвам итә

Эшләрнең беренче этабы тәмамлану стадиясендә.

Бу маршрутта юл проблемасы «Царево» торак комплексы барлыкка килү белән башланды. Яңа Шигали авылыннан Казанга таба бөкеләр барлыкка килде һәм алар елдан-ел арта бара. Эшкә соңга калмас өчен, кешеләр иртәнге  сәгать биштә йокыдан уяналар. Әлбәттә, бу хәл  ризасызлык тудырды,  халык хакимияткә мөрәҗәгать итә башлады. Аларны ишеттеләр.

Чыннан да, әлеге юлга ихтыяҗ зур, чөнки зур төзелеш алып барыла. Киләчәктә яңа йортлар төзү дәвам итәчәк. Шуның аркасында автомобиль юлларына йөкләнеш зур, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге юлны реконструкцияләү план-проектын төзегәндә халыкның барлык теләкләре һәм фикерләре исәпкә алынган. Хәтта бүген дә мөрәҗәгатьләр килүен дәвам итә, кирәк чакта өстәмәләр кертелә.
Элек бу ике яктан хәрәкәт итү өчен зур булмаган бер полосалы юл иде. Хәзер аны киңәйтәләр һәм һәр юнәлештә барьер киртәләр булган ике полоса, уңайлы әйләнеп узу урыннары ясадылар. 
Ремонтлана торган юлның гомуми озынлыгы биш километрга якын, ул Кощак, Званка, Шигали авыллары яныннан уза. Җирле халыкның иминлеге өчен җир өстеннән җәяүлеләр күперләре төзиләр, тукталыш павильоннары урнаштыралар, тротуарлар ясыйлар, тавыштан саклагыч экраннар куялар. 

Бүгенге көндә тавыштан саклагыч экраннар 3,5 километр арада монтажланды, проект буенча тагын 500 метр арада булачак. 15 декабрьгә кадәр тәмамларга планлаштырабыз. Бездә 15-20 кеше эшли. Монолит эшләрне тәмамлыйбыз, фундамент салабыз, панельләрне монтажлыйбыз, - дип сөйләде прораб Рөстәм Хәбибуллин. 

Яңарту «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча бара. Эшләрне тәмамлау вакыты киләсе елга кадәр озайтылды. Язын «Царево» торак комплексына илтүче юл участогында эшләр башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД