Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Машина йөртүчеләрне яңа штраф хакында кисәттеләр

Биредә кагыйдәләрне бозуның бер очрагы (билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру) хакында сүз бара.

Россиядә юлның аерым участокларында рөхсәт ителгән уртача тизлекне арттырган өчен административ җаваплылык кертергә телиләр. Бу хакта Autonews.ru порталы «Око» Фотовидеотеркәү системаларын җитештерүчеләр һәм операторлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредә кагыйдәләрне бозуның бер очрагы (билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру) хакында сүз бара.

Җитештерүчеләр билгеләп үткәнчә, уртача тизлекне контрольдә тоту комплекслары сертификацияләнгән һәм тикшерү узган, ә алар тарафыннан билгеләнгән кагыйдә бозу очраклары өчен административ җаваплылыкка тарту Административ хокук бозулар кодексының 12.9 маддәсе нигезендә бик тә урынлы. Кодекска үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләне Эчке эшләр министрлыгы Юстиция һәм Транспорт министрлыклары белән берлектә караячак.

Ассоциациядә фотовидеотеркәү җайланмалары юлларда иминлекне саклауда ярдәм итә дип саныйлар.

Шундый комплекслар белән җиһазландырылган юл участокларында авария очракларының 50 процентка кадәр кимүе күзәтелә», - дип искәрттеләр ассоциациядә.


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге