Өч питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы кагыйдә бозучылар турында мәгълүмат бирде.
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Гурин А.Н. исерек хәлдә транспорт белән идарә иткәнее өчен РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылды.
Волков Д.В. һәм Хасанов Ф.А. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде - ул транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән.
Питрәчлеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,7 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа