Питрәч ата-аналарына балаларны мототранспортта йөртмәскә өндиләр
Бу хакта Дәүләт автоинспекциясенең Питрәч районы буенча бүлекчәсе башлыгы Рәмис Алләмов үз фикерен белдерде
Узган атнада Лаеш районының Сокуры бистәсендә коточкыч фаҗига булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ике бала квадроциклда икенчел дәрәҗәле юлдан чыкканда, чит ил машинасына бәрелә. Ун яшьлек малай урында ук һәлак була, икенчесен тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.
– Безнең районда да мотоцикл, питбайк һәм квадроцикл йөртүче балигъ булмаган балалар саны көннән-көн арта. Бүгенге көнгә мототранспорт белән идарә итүче балаларга карата 35тән артык административ эш кузгатылган, материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган. Балигъ булмаган мотоциклчы катнашында булган бер юл транспорт һәлакәте 1 майда Питрәчтә үзәк район хастаханәсе янында булды. ИжЮпитер-5 мотоциклы йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, Лада Гранта автомобиленә өстенлек бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Мотоциклның теркәлү билгеләре дә, 17 яшьлек яшүсмернең транспорт йөртү хокукы да юк. Мотоцикл йөртүче тән җәрәхәтләре алды, ике бармагы өзелгән. Икенче юлтранспорт һәлакәте 11 июньдә полиция бүлеге янында булды. Ике мотоциклчы бәрелешкәннән соң, бер мотоцикл янып китә, мотоцикл йөртүчеләр икесе дә вакыйга урыныннан кача, тикшерү барышында алар ачыкланды, мотоцикллары штрафстоянкага озатылды. Мәгълүмат прокуратурага һәм КДНга җиткерелде. Мототехника белән 16 яшьтән соң, автомәктәптә укып, тиешле категориядәге таныклык алгач кына идарә итәргә була. Хөрмәтле әти-әниләр, фаҗига килеп чыкмасын өчен балаларга квадроциклларда, питбайкларда, мопедларда, скутерларда һәм мотоциклларда йөрергә рөхсәт итмәгез. Мондый “уенчыклар”ның нәрсәгә китерергә мөмкин булганын уйлагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа