Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч автоинспекторлары “Бала – төп пассажир” рейды уздырды

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республиканың зур чарасына кушылды

Профилактика акциясе иртәнге сәгатьләрдә Питрәчтә “Айгөл” балалар бакчасы янында узды. Автоинспекторлар төп игътибарны машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәвенә юнәлтте. Юлда өч автоинспектордан торган экипаж эшләде. Нигездә, машина йөртүчеләрнең әлеге кагыйдәне үтәве ачыкланды. Әмма рейдның беренче минутларында ук дүрт хокук бозучы теркәлде.

– Өч машина йөртүче балаларын эләктерү җайланмасыннан башка китерде, бер йөртүченең баласы махсус креслода, ләкин эләктерелмәгән иде, – дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы Роман Закалов. – Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә алгы утыргычта, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөртү авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны эләктерү җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Иң яклаучысыз пассажирлар – балалар, аларны саклагыз, – дип билгеләп үтте Роман Михайлович.

Бу кагыйдәләрне бозган өчен өч мең сум күләмендә штраф каралган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, балаларны эләктерү җайланмаларын куллану алар арасында юлтранспорт һәлакәтләрендә үлемнәрне 54 процентка, җәрәхәтләр алу куркынычын 76 процентка, авыр җәрәхәтләр алу куркынычын 92 процентка киметергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД