Питрәч район судында чираттагы машина йөртүчене хөкем иттеләр
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматлары буенча
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Колинько А.В. РФ КоАП 12.8 статьясының 1 частенда каралган хокук бозуда - исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә яки исерек кешегә транспорт чарасы белән идарә итәргә бирүдә гаепле дип табылды. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1 елга һәм 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа