Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районы юлларында аварияләр саны артты

Моңа кадәр кимүгә барган зыян күрүчеләр саны да, һәлак булучылар саны да күбәйгән

Юл-транспорт һәлакәте 9 июньдә М-7 Волга автоюлында була. Ике ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 38 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган әлеге автомобиль йөртүчесе һәлак була. / Фото дәүләт автоинспекциясе бүлеге архивыннан.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе аварияләрнең артуына борчыла.

Агымдагы елның биш аенда район юлларында 556 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, узган елның шул чорында – 382 авария булган. Биш кешенең гомере өзелгән, узган ел гыйнвар – май айларында юлда үлүчеләр булмаган, 26 кеше тән җәрәхәтләре алган, узган елның шул ук чорында юл-транспорт һәлакәтендә 17 кеше зыян күргән булган. Быел кеше үлеменә китергән беренче фаҗига М-7 “Волга” автоюлында 19 гыйнварда булган. Бу республикада коточкыч бураннар башланган көннең иртәсе була. “07.15 сәгатьтә “ШМИТЦ” ярымтагылмалы “СКАНИА” автомобиле йөртүчесе, Уфа ягыннан Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне, куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итүче дистанцияне сайламаган, юл һәм метеорологик шартларны исәпкә алмаган һәм ярымтагылмалы “Ситрак” автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, шофер хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәндә вафат була.

27 гыйнварда Тагашево авылы янындагы юлда 37 яшьлек ир-ат һәлак була. Ул үзенең “КИА” автомобилендә каршы як полосага чыгып, “МАН” йөк машинасына бәрелә. Аның гәүдәсен металл өеменә әйләнгән машинадан коткаручылар гына чыгара алган.

31 гыйнварда Мамадыш трактында, мөселман зиратыннан ерак булмаган урында, 1968 елда туган ир-ат юлны тиешсез урында чыккан, һәм ГАЗ-2824 машинасы астына эләккән. Күп сандагы җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ул 7 нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә вафат була. 

Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче 85 яшьлек кеше дә юл-транспорт һәлакәте корбаны булган. Аны юлда басып торганда “Газель” автомобиле йөртүчесе бәрдерә, ул артка таба хәрәкәт иткәндә башкарыласы маневрның куркынычсызлыгына инанмый. Һәлакәт урынына ДАИ хезмәткәрләрен дә, ашыгыч ярдәмне дә чакырмаганнар. Район хастаханәсенә зыян күргән бабайны фельдшер озата барган. Дежур частька күпсанлы җәрәхәтләр алган пациентның килүе турында кабул итү табибы хәбәр итә. Шул ук кичне пациент реанимациядә вафат була.

23 майда М-7 “Волга” юлында Казан шәһәрендә 37 яшьлек ир-ат һәлак булган. Ул туктап, үзенең “Газель” автомобиле кузовыннан очып төшкән профнастилны алырга чыккан. Шул вакытта аны ярымтагылмалы “Ситрак” автомобиле йөртүчесе бәрдерә.

– Анализ күрсәткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып каршы хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле узып китү кагыйдәләрен бозу һәм җәяүлеләрне бәрдерү кала. Безнең бүлекчә хезмәткәрләре агымдагы чорда каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен 140тан артык административ материал һәм җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән өчен 60тан артык беркетмә төзеде.

Без юл хәрәкәтендә кат нашучыларга кагыйдәләрне үтәргә, уяу һәм игътибарлы булырга киңәш итәбез. Машина йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: аның гамәлләренә тирәюньдәге юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы һәм сәламәтлеге бәйле. Җәяүлеләрнең тиешсез урында юл аркылы чыгуларына юл куймаска кирәк. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга кирәк, алар кичке һәм төнге вакытта күренеп торырга мөмкинлек бирә. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларга ничек юл аркылы чыгарга икәнен даими рәвештә аңлатыгыз. Юл аша чыкканда наушникларда музыка тыңларга яки кесә телефоны аша сөйләшергә ярамый. Бу игътибарны читкә юнәлтә һәм җәяүле якынлашып килүче куркынычны күрергә өлгерми. Бернинди очракта да зур юлга, шулай ук җәяүлеләр юл аркылы чыгу урыннарына да кискен йөгереп чыгарга ярамый, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД