Питрәч районы судында ике машина йөртүчене хөкем иттеләр
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Муллобоев А.А. и Биктимиров Д.М. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителделәр - алар транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгәннәр.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа