Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында 8 ай эчендә 591 юл-транспорт һәлакате булган

Шуларның 45ендә кешеләр зыян күргән

Быел юл 9 кеше гомерен өзде. Августның соңгы 10 көнендә аварияләр нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булды.

Беренче фаҗига 23 августта көндез Питрәч-Чыты-Янсуар юлында булды. Җиңел автомобильне йөртүче Чыты авылыннан Питрәч авылына таба юл тоткан булган. Идарә итү контролен югалта һәм каршы яктагы кюветка төшә һәм каплана. Шофер фаҗига урынында ук үлә. Машина руле артында 32 яшьлек хатын-кыз була. 26 августта кич белән КазанШәмәрдән автоюлында кроссовер шоферы Шәмәрдән бистәсе ягына таба куркынычсыз тизлектә хәрәкәт итә, каршы як полосага чыга һәм «Восход» мотоциклы белән очраша. Мотоциклчы идарә итү хокукы булмаган килеш тышкы яктырту приборлары ватык булган транспорт белән төнлә яктыртылмаган участоктан хәрәкәт итә. Бәрелеш нәтиҗәсендә мотоциклчы һәлак була. Транспорт чараларына механик зыян килгән.

Машина йөртүчеләрдән куркынычсызлык кае - шын эләктереп, тизлек режимын үтәүләрен сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итә питрәчлеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәмис Аллямов.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көн саен район территориясендә иртәнге сәгать 7дән төнге сәгать 2гә кадәр патруль оештыра, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук «Тоннель» махсус операциясе дә үткәрәләр – бу ЮХИДИ хезмәткәрләренең юлдагы барлык машиналарга җентекле тикшерү үткәрүе. Соңгы рейд барышында бер шоферның исерек килеш руль артына утыруы ачыкланган. Башта аны документларны тикшерү өчен генә туктатканнар, әмма аннан соң исереклек билгеләрен ачыклаганнар. Хокук бозучыга карата административ материал төзелде.

Бер-бер артлы булган 2 үлем белән бәйле авария зур борчу тудырды. Шуңа бәйле рәвештә җомгага юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча комиссиянең чираттан тыш утырышын уздыру билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД