Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында яшь питбайкер җиңел автомобиль белән бәрелешкән

Баланы авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Ял көннәрендә Көек-Богородск автоюлында 13 яшьлек яшүсмер питбайк руле артында каршы як полосага чыга һәм “Лада Ларгус” автомобиле белән бәрелешә.

Яшь мотоциклчының автомобильгә бәрелеп юл-транспорт һәлакате китереп чыгарган вакыты видеога эләккән һәм аны социаль  челтәрләргә урнаштырганнар. Вакыйганың шаһиты яшүсмернең трюк ясаган вакытын телефонга төшергән. Кадрларда берничә секунд эчендә аның, питбайкның арткы тәгәрмәчендә генә хәрәкәт иткәндә, җиңел машинаның алгы тәрәзенә килеп керүе һәм аннан соң аның очып төшүе күренә. Шул вакытта  видео өзелә. Яшүсмернең умыртка сөяге сынган, аны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Кызганыч, руль артында яшүсмерләр булган мондый характердагы юл-транспорт һәлакәтләре гадәти хәлгә әверелде. 

– Балалар өчен җаваплылык – ата-аналар кулында, – дип искәртә Питрәч районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов. – Питбайк – ул мини-мотоцикл, техник документларда аның “спорт инвентаре” категориясенә керүе күрсәтелгән. Закон күзлегеннән караганда, мини-мотоцикл гомуми файдаланудагы юлларда йөрү өчен каралмаган. Димәк, алар махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыкларында инструктор озатуында гына спорт инвентаре булып санала ала. Юлда  ул  куркыныч техник чара. Аларны юлларда йөрткәндә, балалар тәртип бозучылар булып санала. Анда теркәлгән транспорт йөрми торган ябык территорияләрдә генә йөрергә рөхсәт ителә, –  дип сөйләде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД