Питрәч районында пассажир транспорты тикшереләчәк
Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә
13-22 ноябрьдә Питрәч районында пассажирлар йөртүнең законлылыгын билгеләү өчен пассажирлар транспорт чаралары тикшереләчәк.
Автоинспекторлар пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән, транспортта җитешсезлекләре булган яки хокуклары һәм тиешле документлары булмаган шоферларга аерым игътибар бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа