Питрәч студентлары республика конкурсында җиңү яулады
Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында видеоролик төшерделәр
Казанда студентлар арасында «Автосессия» республика машина йөртү осталыгы конкурсының финалы узды. Анда Татарстанның 22 районыннан 27 команда катнашты.
Конкурс кагыйдәләре буенча башта студентлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан тапшыралар, ә аннары махсус мәйданчыкта фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтәләр. Шулай ук катнашучылар «Юлда куркынычсызлык – аварияләрсез хәрәкәт» темасына социаль реклама видеороликлары әзерлиләр. Соңгы этапта Казан авиация-техник көллияте филиалы командасы җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа