Питрәчле һәм Казанда яшәүче машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматы юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән питрәчле А.Н. Бородкин һәм Казан шәһәрендә яшәүче Э.Ф. Газизуллина исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепле дип табылды.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа