Питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Галиев М.Р. РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Ул транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән.
Аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа