Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчлегә исерек килеш руль артына утырган өчен мәҗбүри эшләр билгеләнгән

Шулай ук ир-атка ике елга транспорт чарасы белән идарә итү тыелган

Питрәч районы прокуратурасы 33 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд питрәчлене исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә итүдә гаепле дип тапты.

Судта билгеләнгәнчә, 2023 елның 22 сентябрендә ир-атның исерек хәлдә «Лада Гранта» автомобиле белән идарә итүе ачыкланган. Моның өчен аны административ җаваплылыкка тартканнар.

Суд гаепләнүчегә 200 сәгать мәҗбүри эшләр һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итү билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД