Питрәчлеләр исерек шоферлар турында Telegram-каналда хәбәр итә ала
Монда килгән мөрәҗәгатьләр ЮХИДИ хезмәткәрләренә җибәреләчәк.
Районның битараф булмаган гражданнары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар, исерек шоферлар, шулай ук хокук бозучының юл-транспорт һәлакәте урыныннан качуы турында мәгълүмат җибәрә ала. Моны сылтама буенча гомуми чатта эшләргә була.
Мондый Telegram-канал ЮХИДИ эшен җиңеләйтергә һәм тизләтергә, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа