Питрәчтә биш машина йөртүче хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән питрәчлеләр Гайфуллин Р.Р., Горланова С.В. һәм Үзбәкстаннан Базарбоев Ж.М. медицина тикшерүе узу таләбен үтәмәгәннәре, казанлы Шарапов В.Г. һәм Лаеш районында яшәүче Мингалиев А.Д. исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү яки исерек хәлдәге затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыру буенча хокук бозуда гаепле дип табылдылар.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа