Питрәчтә ике ар-ат машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматлары буенча
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Казан шәһәрендә яшәүче Алиев Н.Г. һәм Гилязев И.Ш. исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү яки исерек хәлдәге затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыру буенча хокук бозуда гаепле дип табылдылар.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа