Питрәчтә ике машина йөртүчене хөкем иттеләр
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте.
Питрәч район суды җәмәгать судьясы карары белән Мортазин Р.Р. транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәүдә, ә Идиятуллин И.Р. исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү яки исерек хәлдәге затка транспорт чарасы белән идарә итүне тапшыру буенча хокук бозуда гаепле дип табылды. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа