Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә мототранспорт белән идарә итүче балалар катнашында 2 авария булган

Балигъ булмаганнар тән җәрәхәтләре алган.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгариф бүлеге белән берлектә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча актив эш алып баралар: төрле акцияләр һәм чаралар үткәрәләр, мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышларында катнашалар һәм башкалар.

Мототранспорт белән идарә итүче балаларны һәм балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга аерым игътибар бирелә.

Мототранспорт белән идарә итүче балаларга карата 35кә якын административ материал кузгатылган. Транспорт чарасы махсус штрафстоянкага эвакуацияләнгән, ә материаллар балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тәкъдим ителгән. Май һәм июнь айларында Питрәчтә мототранспорт белән идарә итүче балигъ булмаганнар катнашында 2 авария булган, балалар тән җәрәхәтләре алган. Юл хәрәкәте иминлеге √ d

Белешмә өчен

18-24 июльдә Яңа Салмачыдан һәм Цареводан исерек хәлдә идарә итүче ике шофер ачыкланган. Матди зыян белән барлыгы 21 юл-транспорт һәлакәте булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД