Питрәчтә светофор урнаштырырга планлаштыралар
Ул кайда барлыкка киләчәк?
Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мөһим фактор булып юл билгеләре, приборлар һәм тамгалар тора. Кайда һәм нәрсә урнаштырырга кирәк? Бу эштә гражданнарның “Халык контроле” мәгълүмат порталына, авыл советларына, район хакимиятенә мөрәҗәгатьләре исәпкә алына.
– Бүгенге көндә Көектә үзәктә юл эшләре алып барыла: ясалма тигезсезлек, “җәяүлеләр кичүе” билгесе урнаштырылды, хәзер разметкалар сызалар. Шулай ук БДД буенча район комиссиясендә без Казанская һәм Перчков урамнары киселешендә автостанция янындагы төп юлда светофор урнаштыру мәсьәләсен тикшердек, – дип сөйләде Рәмис Рәис улы.
Юлларда куркыныч урыннар булып бер үк урында бер-бер артлы өч һәм аннан да күбрәк авария булган урыннар тора. Безнең районда андый урыннар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа