Питрәч автомобильчеләре өчен лайфхаклар
Тәҗрибәле автомобильчеләр киңәшен кулланып карагыз әле.
- Балалар уйный торган “лизун” машинадагы тузанны җыярга ярдәм итә. Сөртергә уңайсыз булган почмакларны да шуның белән чистартып була.
- Тәгәрмәчләр ялтырап торсын дисәгез, шиннарны глицеринга манылган губка белән сөртергә кирәк.
- Машина утыргычында майлы, пычрак тап булса, аңа башта чәй содасы сибегез һәм берничә минут көтегез. Аннары чәй содасын җыеп алып, юеш чүпрәк белән сөртегез.
- Машинада лезвие һәм тиз кибә торган җилем йөртегез. Юлда барганда тәрәзәгә таш эләксә, шул урынга җилем тидереп, каткач, артыгын лезвие белән кырып алыгыз.
- “WD-40” сыекчасы ярдәмендә алгы тәрәзәгә һәм кузовка ябышып калган бөҗәкләрне бетереп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа