Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районы авыл җирлекләре башлыкларының эш автомобильләрен тикшерделәр

ЮХИДИ хезмәткәрләре 21 машина тикшерде

Әлеге чараның максаты - дәүләт хезмәткәрләренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм эш транспорт чараларын дөрес эксплуатацияләүне тикшерү.

– Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә бу акцияне беренче тапкыр гына уздырмыйбыз инде. Техник торышны, тонировканы, янгын сүндергечне, аптечканы тикшерәбез. Зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланса, авыл җирлекләре бюджетларында автомобиль ремонтлауга акча каралган. Ә зур җитешсезлекләргә без район средстволарыннан акча бүлеп бирәбез, - дип сөйләде Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин. 

Машина  - авыл җирлекләре башлыкларының уң кулы. Аннан башка бер эш тә бармый. Шуңа күрә  тикшерү алдыннан барлык  җирлек башлыклары  да үз тимер атлары өчен борчылды. 
- Машинасыз беркая барып булмый. Минем территориядә өч авыл, автомобилем эштә бик булыша. Аларның төзеклеген даими тикшереп торалар. Ничә ел эшлим, әлегә автомобиль торышы буенча  кимчелекләр булмады. Техникага сакчыл карарга тырышам, - диде Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД