Питрәч районында «Иминлек каешы» чарасы уза
Ул 14нән 20 февральгә кадәр дәвам итә.
Акция барышында автоинспекторлар катгый кагыйдә бозучыларга, автомобильдә куркынычсызлык каешын эләктерүгә салкын караучыларны тикшерә. Закон буенча, машинада һәркем, шофер да һәм пассажирлар да, хәрәкәт вакытында куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, каешны куллану машина йөртүчеләр һәм алгы утыргыч пассажирлары өчен юл – транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки җәрәхәтләнү ихтималын 50 процентка, арткы утыргыч пассажирлары өчен - 25 процентка киметә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа