Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында кар чаналары хуҗаларын тикшерү башланды

Аерым игътибар машина йөртү хокукы булу-булмауга юнәлтеләчәк.

Атна башыннан район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм аучылык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә «Кар автомобиле» профилактик операциясе үткәрә. Рейдлар барышында  бөтен җирдән үтеп йөри алучы моточаралар хуҗаларының теркәү документлары һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерәләр. 
Әгәр закон бозу ачыкланса, шоферга штраф рәвешендә административ җәза яный.   
 

Киләсе чәршәмбе, 26 гыйнварда, Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге гражданнарны күчмә кабул итәчәк. 
Кабул итү вакыты - 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Питрәч авылы, Совет урамы, 20 нче йорт адресы буенча.  
Барлык сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов җавап бирәчәк. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(84367)30659, 8(843)221785.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД

2
X