Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында «Лада» һәм «БМВ» катнашында авария булды

Бер шофер һәм ике пассажир зыян күргән.

Кичә Питрәч районында Обухово – Арышһазда трассасында 14 нче модельле «Лада» һәм «БМВ X5» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Россия машинасы тулысынча изелгән. Чит ил автомобиленең исә фарасы һәм алгы бамперы ватылган.

Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәтендә «Лада»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган, аларны якындагы хастаханәгә озатканнар. «БМВ» автомобилен идарә итүче кыз зыян күрмәгән.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД