Питрәч районында машина йөртүчедә наркотик матдә тапканнар
Питрәч районы суды аңа җәза билгеләде.
Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Богородск авылы янында М-7 «Волга» автоюлында кагыйдә бозуда шикләнгән шоферны туктаткан. Машина салонын тикшерү барышында 0,22 грамм наркотик матдә табылган.
Ачыкланганча, машина йөртүче матдәне сату өчен түгел, ә үзе өчен саклаган. Закон бозуда ул үз гаебен таныды.
Эш аерым тәртиптә каралды. Суд хөкем ителүчене РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм аңа дәүләт кеременә 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде, - дип билгеләп үтте Питрәч район суды матбугат сәркатибе Алсу Кулагина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа