Питрәч районында сөт машинасы янган
Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Бүген 11.24 сәгатьтә Питрәч районы Шәле авылы янындагы трассада «КАМАЗ» сөт машинасының моторы яна, дип хәбәр килде.
11.34 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр 4 кв. метр мәйданда янгынны сүндерәләр. Йөк машинасы кабинасы тулысынча янып бетә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа