Питрәч районында юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән
Шаһитлар сүзләренә караганда, биредә BMW маркалы автомобиль белән Opel машинасы авариягә очраган.
Бүген сәгать төнге беренчедә Питрәч районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Салмачы белән Көек авыллары арасында ике машина кара-каршы бәрелешкән.
Көчле бәрелүдән соң ике автомобиль дә юл читенә төшеп киткән. Медицина ярдәме килгәнче, шаһитлар зыян күрүчеләргә ярдәм итә торган, аларны машиналардан чыгарганнар.
BMW машинасында 10 яшьлек кыз бала белән хатын-кыз булган. Баланы ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китте. Башка машинадагы ике хатын-кызны хастаханәгә салганнар. Икесе дә җитди имгәнгән», - дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа