Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтләре азайган, әмма зыян күрүчеләр күбәйгән

Бу хакта ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәмис Аллямов юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Ел башыннан районда 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кеше һәлак булган, тагын 17се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда аварияләр саны кимү күзәтелә. Әмма зыян күрүчеләр күбрәк.
Комиссия рәисе Альберт Хәбибуллин Иске Шигали һәм Көек авылларында балигъ булмаганнар катнашында булган ике юл-транспорт һәлакәте турында сөйләде. Ул барлык ресурслар - ата- аналар бергәлеге, социаль челтәрләр аша профилактик эш алып барырга чакырды.

Ата-аналар балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен игътибарлырак һәм җаваплы булырга тиеш! - дип ассызыклады Альберт Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД