Питрәч юлларында аварияләр саны арта
Еш кына исерек килеш йөрү фаҗигагә китерә.
Агымдагы елда 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 11 кеше зыян күргән.
Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге вәкиле Айдар Габдрахманов сүзләренә караганда, барлык күрсәткечләр буенча да юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Узган ел шул ук вакыт эчендә 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда һәлак булучылар юк, 8 кеше яраланган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре эшенә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү фактларын ачыклауга басым ясала. Атна саен юл-патруль хезмәте инспекторлары шундый 5 очрак теркиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа