Питрәч юлларында «Иминлек каешы» чарасы үткәрелә
Бер көнгә иминлек каешын эләктермәгән 5-6 хокук бозучыны ачыклыйлар.
Район автоинспекторлары көндәлек рейдлар барышында куркынычсызлык каешларын эләктермәгән машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирә.
Машинага утыруга иминлек каешын эләктереп куюның бер авырлыгы юк кебек. Әмма көндәлек рейдлар күрсәткәнчә, куркынычсызлык каешларын эләктермичә, автомобиль белән идарә итүче шоферлар да аз түгел. 11 июльдән автоинспекторлар сиксәнгә якын кагыйдә бозучы шоферны тоткарлаган. Барысы да административ җаваплылыкка тартылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында йөртүчеләр эләктереп куелган булырга һәм алар каешларын эләктермәгән пассажирларны йөртергә тиеш түгел. Кагыйдә бозган өчен машина йөртүчеләргә - 1000 сум, ә пассажирларга 500әр сум штраф түләргә туры киләчәк.
Без Ленино-Кокушкино авылындагы рейдларның берсендә булдык. Сәгать ярым эчендә куркынычсызлык каешлары белән бәйле 2 хокук бозу очрагы теркәлгән. Автоинспекторлар сүзләренә караганда, көненә алар биш-алты машина йөртүчене «тоталар». Ял көннәрендә алар азрак була, чөнки төп игътибар исерек шоферларга бирелә. Чара барышында без машина йөртүчеләрнең мондый тикшерүләр турындагы фикерләр е б елән кызыксындык. Күпләр автоинспекторларның мондый рейд лары үзләрен «тонус»та тотуын һәм аларның мөһимлеген билгеләп үтте. Бер автоледи үзенең 3 елга якын рульдә йөрүен әйтте:
Бу вакыт эчендә бер тапкыр да штрафка тартмадылар. Мин һәрвакыт карап кына йөрим һәм барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим. Ә шоферларның берсе үзенең штрафлары булуын таныды. - Һәрвакыт каядыр ашыгабыз, шул чакта кагыйдә бозабыз да. Штрафларны вакытында түләргә тырышам, - диде ир-ат.
«Иминлек каешы» операциясе 10 августка кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа