Питрәчле машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия чираттагы кагыйдә бозучы турында мәгълүмат бирде.
Җәмәгать судьясы карары белән Александр Васильевич Тараканов РФ КоАП 12.26 статьясының 1 часте буенча машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде - ул транспорт чарасы белән идарә итүченең медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәгән.
Питрәчлегә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,7 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа