Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарга балаларына юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кушты.

Казан янында, республиканың Питрәч районында бер көн эчендә балалар катнашында ике авария булган. Ике кыз да самокатта йөргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Элегрәк агентлык бу аварияләр турында хәбәр иткән иде. Ике очрак та бистәнең Тукай урамында булган һәм видеокүзәтү камераларына эләккән.

Бер очракта кыз самокаты белән туктап торган автомобиль артыннан кинәт килеп чыга. Машинага бәрелгәннән соң, кыз торып йөгергән.

Икенче авариядә өч яшьлек кыз зыян күрә. Ул самокатта җәяүлеләр кичүеннән чыгып килгәндә, аны автомобиль йөртүче кыз бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәтендә бала төрле җәрәхәтләр алган, табиблар караганнан соң аны өенә җибәрәләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарга балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә куша.

Машина йөртүчеләргә шулай ук җәен укучыларның каникуллары булуы, шунлыктан алар күп вакытларын урамда үткәрүләрен истән чыгармаска кирәк, диелә хәбәрдә. 


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге