Питрәчтә ЮХИДИ хезмәткәрләре автоледиларга лалә чәчәкләре бүләк иттеләр
Шулай ук аларны якынлашып килүче язгы бәйрәм белән котладылар.
Питрәч үзәгендә 8 Март - Хатын-кызлар көненә багышланган акция узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда автоледиларны туктатты. Алар хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм язгы лалә чәчәкләре өләштеләр.
Автоледлар башта куркып калдылар. Әмма чәчәкләр күргәч, кәефләре шунда ук яхшы якка үзгәрде.
Автоинспекторлар туктанда, без һәрвакыт борчылабыз, - ди шоферларның берсе.
Фух, нинди дә булса кагыйдәне боздым дип уйлаган идем, - ди елмаеп икенче автоледи. - Бик зур рәхмәт, көтелмәгән бүләк булды, - дип өстәде ул.
Хатын-кызларның һәркайсы мондый сюрпризның бәйрәм атмосферасын булдыруын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа